Чүпрәле муниципаль районы Шылангы авыл җирлегендә физик затларга караган техниканы карау

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

2025 елның 6 маенда Шылангы авыл җирлегенең шәхси хуҗаларына караган тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрделәр. Техник карау өчен 30 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тракторлар нигездә трактор тагылмасы составында күрсәтелде. 28 берәмлеге техник карауны уңышлы узды, 2 техник карау акты рәсмиләштерелде. Техник тикшерү үткәргәндә үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгесе, кире чигенүгә каршы терәкләр белән комплектлаштырылуы тикшерелде. Машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм арбалары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.  Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелә.

                                               

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International