Ватанны саклаучылар елын үткәрү һәм 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мөслим авылының Сугышчан һәм Хезмәт даны мемориаль комплексында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган истәлекле стела төзү эшләре башкарылды.
Бүген, 2025 елның 6 маенда, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, Мөслим муниципаль районы кураторы Альберт Шамил улы Борһанов, Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин белән берлектә, МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашында стеланы ачу тантанасында катнаштылар.
Аннары Мөслим туган якны өйрәнү музеенда «Дан» музей залы ачылды.