Буа «Таттелеком» ГАҖ Буа ЗУЭС филиалында 5 майда үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карау өчен 11 берәмлек төрле техника тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, 7 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк, ә 4 берәмлеккә карата, ачыкланган кимчелекләргә бәйле рәвештә, техник карау актлары төзеләчәк.
Техник тикшерү үткәргәндә машиналарның техник торышына һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителешенә һәм беренче медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Бу үзйөрешле машиналарның әлеге категориясе әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен зур куркыныч тудыруына һәм катлаулы юл шартларында һәм халык күп яши торган урыннарда файдаланылуына бәйле.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.