Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү бара.
2025 елның 5 маенда Олы Мишә авыл җирлеге торак пунктларында авыл җирлеге башлыгы Ф.Б. Җамалетдинов катнашында техник карау узды.
Техник тикшерүгә 41 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыкларына һәм теркәү документларына, дару кирәк-яракларына һәм янгын сүндергечләргә аерым игътибар бирелде. Техника хуҗалары аларны әлеге чарага намус белән әзерләргә тырышканнар.
Техниканың техник торышына аерым игътибар бирелеп, тикшерү чараларын уздырганнан соң, катнашучылар техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.