«Истә тотыгыз!
Гасырлар, еллар аша, – истә тотыгыз!
Инде беркайчан да кайтмаганнар турында, – истә тотыгыз!»
Бүген, 2025 елның 5 маенда, Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Җиңү мемориаль паркында Мәңгелек ут янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы катнашты.
Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу – гади традиция генә түгел, ә изге йола, ул безгә тынычлыкның бәясен һәм Бөек Җиңү турындагы истәлекнең рәхмәтле киләчәк буыннарның йөрәкләрендә мәңге яшәячәген искә төшерә.