Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

2025 елның 30 апрелендә, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау графигы нигезендә, Биектау муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан Мәмдәл авыл җирлегендә физик затларга теркәлгән техникага техник карау үткәрелде.

Барлыгы 20 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән тәэмин ителеше, шулай ук теркәү документларының һәм тиешле категориядәге таныклыкларның булуы тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, хуҗаларына техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International