Расланган график нигезендә 2025 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы үткәрде. Барлыгы 5 кеше кабул ителде.
Кабул итү барышында транспорт чараларын теркәү, үзйөрешле машиналарны яңадан җиһазлау, үзйөрешле техниканы вакытында тикшерү һәм исәптән чыгару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук аттракционнарны имин эксплуатацияләү һәм аларны 2025 елда эксплуатацияләүгә әзерләү мәсьәләләренә дә игътибар бирелде.
Андрей Хрыкин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлеге консультанты.