Соңгы вакытта безнең республикада мәктәп яшендәге балаларга квадроцикл һәм багги кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар җәрәхәтләнү очраклары ешайды. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, 2025 елның 29 апрелендә Бертуган Максудилар исемендәге 5нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә Биектау районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов,Теләче муниципаль районының «Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы И.Р.Баев, Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында Чистай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе С.М.Дудин, Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә, «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары» темасын куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.
Әңгәмә барышында квадроциклларны теркәү, аларда йөрергә өйрәнү һәм аларны куллану кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары, шулай ук куркынычсызлык техникасын һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды. Соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Шулай ук әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.