Әлки муниципаль районы башлыгының район җитәкчеләре һәм хезмәтләре белән гомумрайон киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге башлыгы А.Т.Мусин 2025 елның І кварталында башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. Үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны һәм аттракционнарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү, техник тикшерүләр һәм административ практика үткәрү буенча сораулар яңгырады. Авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә яшәүче физик затларга караган техниканы техник карап чыгуда ярдәм итү турында мөрәҗәгать җиткерелде.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.