Узган ялларда Саба муниципаль районында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды. Безнең район данын волейбол мәйданчыгында төрле муниципаль структуралар хезмәткәрләре яклады: район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Горбунов. Рәсим Фәхретдинов, Дамир Шәрифуллин һәм Андрей Кузьмин – җирлекләр башлыклары, Алексей Тимирясов – мәдәният бүлеге башлыгы, Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Аксубай районы бүлеге башлыгы.
Спартакиада сәламәт яшәү рәвешен кертү, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, иң популяр спорт төрләрен үстерү максатларында үткәрелә. Заявка биргән 18 район арасында Аксубай районы командасы лаеклы нәтиҗә күрсәтеп, 5 нче урынны алды.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.