2025 елның 25 апрелендә «КНАУФ СИЛИНГ СОЛЮШНЗ» ҖЧҖендә, дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең расланган эш планы нигезендә, техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Техник карау өчен барлыгы 22 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият тоташтыргычларының төзеклегенә, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуына, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның, теркәү документларының булуына, шулай ук теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны йөртүчеләрнең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына игътибар юнәлтелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.