2025 елның 24 апрелендә «Татавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды.
Техник карауга барлыгы 20 берәмлек техника тәкъдим ителде, шул исәптән 2 берәмлек махсус тагылма да бар иде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлык тәэмин итүче төеннәр һәм механизмнар тикшерелде, тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү системасы, махсус ут приборларының (яктылык маякчыкларының) төзеклеге һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде. Үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгесе, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителүе дә тикшерелде. Механизаторларның тиешле категорияле таныклыклары, шулай ук беркетелгән махсус техника белән эшләүгә рөхсәтләре бар.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү вакытында юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. 19 берәмлек техника техник карауны уңышлы үтте.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.