Агымдагы елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Новониколаевский бистәсендәге «Каздорстрой» ААҖ базасында расланган график буенча чираттагы техник карау уздырылды.
Әлеге предприятиедә барлыгы 45 берәмлек ватан һәм импорт җитештерүендәге юл техникасы теркәлгән. Теркәлгән техника арасыннан 39 үзйөрешле машина тикшерү өчен тәкъдим ителде. 2 машинада тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды, моның өчен техник тикшерү актлары төзелде. 37 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Хәзерге вакытта график буенча техник карау шәһәрнең һәм районның башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.