2025 елның 24 апрелендә Бөгелмә районы Наратлы авылында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан физик затларга караган үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 18 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны уздыру турында таныклыклар биреләчәк. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.