2025 елда техникага техник караулар уздыру графигы нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре, «Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге Питрәч районы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәнәгать предприятиеләренә карата техник тикшерүләр үткәрүне дәвам итә.
2025 елның 22 апрелендә Питрәч муниципаль районында үзйөрешле тракторлар, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалар буенча техник карауның расланган графигына ярашлы рәвештә «Татавтодор» АҖ «Кулаевский» ЮРТИ Шәһәр яны филиалында техник карау үткәрелде.
Әзерлек линиясенә 22 берәмлек трактор, юл-төзелеш техникасы һәм тагылмалар куелган иде. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Шулай ук кыш һәм җәй көннәрендә юл өслегендә эшләү шартларында үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.
Тәкъдим ителгән техника техник тикшерүгә югары дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килә.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.