2025 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә аттракцион техникасын эксплуатацияләү өлкәсендәге законнар үтәлешенә карата тикшерү башланды. Түбән Кама шәһәр прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист Әхмәдуллина Ландыш Мәгъсүм кызы, бүлек башлыгы - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Гатауллин Альберт Зәмил улы белән берлектә, аттракцион техникасын эксплуатацияләү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерделәр. 15 аттракцион тикшерелде. Тикшерү барышында «Аттракцион Сервис» ҖЧҖ аттракционнарын эксплуатацияләгәндә хокук бозулар ачыкланды, алар тикшерү барышында төзәтелде. Мондый хокук бозуларны булдырмау буенча тиешле чаралар күрелде.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.