«Татавтодор» АҖ Түбән Кама филиалының Сарман участогында техник карау узды

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 23 апрелендә «Татавтодор» АҖ Түбән Кама филиалының Сарман кишәрлегендә районда юллар төзүдә һәм карап тотуда эшләүче үзйөрешле машиналар техник карау узды.

Техник карау өчен барлыгы 11 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык машиналар да яхшы әзерләнгән, эксплуатацияләү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә һәм техник тикшерү узу турында таныклык алачак.

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International