2025 елның 23 апрелендә «Татавтодор» АҖ Арча филиалының Әтнә кишәрлегендә районда юллар төзүдә һәм карап тотуда эшләүче үзйөрешле машиналар техник карау узды.
Техник карау өчен барлыгы 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык машиналар да яхшы әзерләнгән, эксплуатацияләү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә һәм техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Юл һәрвакыт югары куркынычлы урын булып кала һәм файдаланыла торган техниканың торышы аерым игътибар таләп итә.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.