Биектау муниципаль районында – техник карау

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

2025 елның 23 апрелендә Биектау муниципаль районында «ТАТАВТОДОР» АҖ шәһәр яны филиалы «Биектау» ЮРТИ үзйөрешле техникага тикшерү уздырылды.

Тикшерүгә 19 берәмлек техника күрсәтелде. Техник тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектланганлыгы, теркәү документларының һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

        Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International