2025 елның 23 апрелендә, Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең расланган эш планы нигезендә, "ХАЯТ КИМЬЯ" ҖЧҖ үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау үткәрелде.
Техник тикшерүгә барлыгы 34 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Карау барышында тормоз системасының, руль идарәсенең, йөрү өлешенең төзеклегенә, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуына, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның, теркәү документларының, шулай ук тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгының булуына аерым игътибар бирелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.