2025 елның 22 апрелендә, расланган техник карау графигы нигезендә, «Татнефтедор» ҖЧҖ Азнакай филиалында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде.
Техник тикшерүгә барлыгы 63 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Куркынычсызлык таләпләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук тормоз системасының, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, авария тукталышы билгеләренең, кире чигенүгә каршы терәкләрнең комплектланышына, шулай ук теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, йөртүченең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуына тикшерү үткәрелде. Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауга тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.