«Бу Җиңү көне» темасына балалар рәсемнәре конкурсы

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм 2025 елда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә (алга таба – Идарә) Идарә хезмәткәрләре арасында «Бу Җиңү көне» темасына балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурсның максаты,  мондый хәлләр бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы хәтерне саклау булды.

Конкурста 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге һәм 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнашты.

Жюри әгъзалары тарафыннан һәр яшь категориясендә җиңүче билгеләнде:

Шәрипов Данияр Шәүкәт улы – 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге категориядә җиңде;

Сабирова Сөмбел Рафил кызы – 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге категориядә җиңү яулады.

 

Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International