Минзәлә муниципаль районында техника тикшерелә

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

2025 елның 16 апрелендә, график буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан физик затларның үзйөрешле техникасына техник тикшерү үткәрелде. Минзәлә муниципаль районында теркәлгән тракторларның һәм аларга тагылмаларның 45% ы шушы категориягә керә. 19 авыл җирлегендә 460 берәмлек техника техник яктан тикшерелергә тиеш. Милек формасына карамастан, хуҗа ел саен техниканы РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре нигезендә куркынычсыз эксплуатация таләпләренә туры килүгә техник тикшерүгә бирергә тиеш. Әлеге процедура бәхетсезлек очракларын һәм юл-транспорт һәлакәтләрен минимальләштерә.

Техник тикшерүләр тәмамланганнан соң, агымдагы елның июнь башында, график нигезендә, үз техникасын тикшерүгә тапшырмаган милекчеләр белән чаралар узачак: хәбәрләр, күрсәтмәләр, кисәтүләр һәм административ җәзалар биреләчәк.

 Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International