2025 елның 17 апрелендә Теләче муниципаль районының «ЛМР Пласт» ҖЧҖ төягечләргә техник карау уздырылды.
Тикшерүгә 10 берәмлек техника күрсәтелде.
Карау барышында яктырту приборларына, тормоз системасын контрольдә тоту чараларына, руль идарәсенә, техниканың техник торышына, төягечтә эшләү рөхсәт ителгән тиешле категориядәге таныклыкларга аерым игътибар бирелде.
Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.