Яңа Чишмә муниципаль районында – техник карау

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

2025 елның 17 апрелендә Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле техникасына техник тикшерү үткәрелде.

Техник карау ике мәйданчыкта: Шахмай һәм Чертушкино авылларында үткәрелде. Тикшерүгә 77 берәмлек техника күрсәтелде.

Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына тракторчы-машинист таныклыклары булуы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булу-булмау тикшерелде.  Барлык тәкъдим ителгән техника куркынычсызлык таләпләренә туры килә иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Караудан соң механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә булды.    

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International