Әлки муниципаль районының Кошки авылында техник карау уздырылды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

2025 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Кошки авылында техник карау графигы нигезендә физик затларда булган үзйөрешле техникага һәм аларга караган тагылмаларга техник карау үткәрелде.

 Техник карауга 16 берәмлек техника китерелде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга, теркәү документларына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Үзйөрешле машина һәм тагылма хуҗаларына техниканы имин эксплуатацияләү таләпләре аңлатылды.

Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International