«Ак Барс кошчылык комплексы» ҖЧҖдә техника каралды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

2025 елның 18 апрелендә, график буенча, Питрәч муниципаль районында «Ак Барс кошчылык комплексы» ҖЧҖнең 58 берәмлек үзйөрешле техникасына техник тикшерү уздырылды.

Техник тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, шулай ук медицина ярдәме аптечкасы, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы тикшерелде. Механизаторларның үзләренә беркетелгән тиешле категориядәге техника белән идарә итү хокукына таныклыклары тикшерелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча 4 акт төзелде, ачыкланган хокук бозулар күрсәтелде.

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International