2025 елның 21 апрелендә Теләче участогының Арча филиалы «ТАТАВТОДОР» АҖ тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау узды. Тикшерүгә 11 берәмлек техника күрсәтелде.
Техник тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектланганлыгы, теркәү документларының һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.
Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга куркынычсызлык техникасын үтәү буенча таләпләр турында аңлатылды.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.