2025 елның 14 апрелендә, расланган график буенча, Актаныш муниципаль районы предприятиеләрендә үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Техник карау өчен 15: «ИТК» ҖЧҖ тарафыннан – 5 берәмлек, «Строймаг» ҖЧҖ – 2 берәмлек һәм «Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ 8 берәмлек техника техника тәкъдим ителде.
Имин эксплуатацияне тәэмин итү буенча таләпләр үтәлгән. Юл-төзелеш эшләрендә кулланыла торган барлык техника ялтыравыклы маяклар белән җиһазландырылган. Имтиханнарны үткәрүнең практик этабына җәлеп ителгән тракторларга аерым игътибар бирелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.