Апас аграр көллиятендә кабат имтиханнар булып узды

2025 елның 18 апреле, җомга

2025 елның 17 апрелендә Апас аграр көллиятендә В, С, Д, Е, F категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы һәм Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы тарафыннан кабат имтиханнар үткәрелде.

Гариза биргән 9 кандидатның 7се имтиханны уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International