2025 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге «Комсервис» ҖЧҖ һәм «Армада» ҖЧҖ оешмаларында үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга чираттагы еллык техник карау үткәрде.
Техник карау өчен «Комсервис» ҖЧҖ – 5 берәмлек үзйөрешле техника, «Армада» ҖЧҖ 4 берәмлек тәкъдим итте. Барлык тәкъдим ителгән техника техник карау таләпләренә туры килә иде.
Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга куркынычсызлык техникасын үтәү буенча таләпләр турында аңлатылды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.