2025 елның 17 апрелендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «Е», «D», «F» категорияләрендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрелде.
Имтиханны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.Ә. Гәрәев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеге башлыгы Л.К. Гыймаев составындагы комиссия кабул итте.
Имтиханның теоретик өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер бүлмәсендә, ә практик өлеше трактородромда үткәрелде.
Барлыгы 40 студент имтихан тапшырды, 15 кеше төрле категория буенча имтиханны тапшыра алмады, 2се практик биремне үти алмады.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентларга якын арада тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк. Имтихан тапшырмаганнар өчен кабат имтихан 7 көннән дә иртәрәк булмаган чорда узачак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.