2025 елның 17 апрелендә Түбән Кама шәһәренең «МАНЗАРА» сәүдә-күңел ачу үзәгендә аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Грачев Сергей Олегович, әйдәп баручы киңәшче Әмиров Наил Вакыйф улы һәм Түбән Кама шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Кәбирова Гөлнара Илшат кызы «МАНЗАРА» сәүдә-күңел ачу үзәге территориясендәге аттракционнарны эксплуатацияләүче SCANDY PARK карата профилактик визит үткәрделәр.

Әлеге чаралар барышында инспекция законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен бәяләде. Кешеләрнең иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган хокук бозулар ачыкланмады. Дәүләт техник күзәтчелек белгечләре вазыйфаи затлар белән аттракционнарга техник тикшерүне вакытында уздыру кирәклеге, аттракцион өчен яңа техника сатып алган очракта инспекциягә мәҗбүри мөрәҗәгать итү, куркынычсыз эксплуатация таләпләрен тайпылышсыз үтәү турында әңгәмәләр үткәрделәр.