Дәүләт техник күзәтчелек органнары агросәнәгать комплексында кулланыла торган төрле типтагы үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү буенча мөһим дәүләт бурычын гамәлгә ашыра.
Бүген дәүләт техник күзәтчелегендә уникаль белем һәм тәҗрибәгә ия югары квалификацияле белгечләр эшли. Бу дәүләт хезмәтләрен сыйфатлы күрсәтүгә һәм йөкләнгән дәүләт функцияләрен үтәүгә ярдәм итә.
Бу көнне ветераннарыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә һәм үстерүгә зур өлеш кертәләр, хезмәт тәҗрибәсен һәм иң яхшы традицияләрне тапшыралар.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар, иминлек һәм күңел көрлеге телим!
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе