2025 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлегендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздыру графигы нигезендә Рангазар авылында физик затлар техникасына техник тикшерү үткәрелде.
Техник карауга 8 берәмлек техника китерелде. Техник тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектланганлыгы, теркәү документларының һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.