2025 елның 16 апрелендә Казан шәһәрендә «Төзелеш» ҖЧҖ үзйөрешле техникасына техник карау үткәрелде. Техник карауга 9 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде. Тикшерү барышында техник торышка, шулай ук теркәү документлары, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илнур Гарифуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.