2025 елның 15 апрелендә, еллык техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә, Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан Большие Ключи авыл җирлегендә һәм Большие Ключи авылында физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Техник карау өчен 15 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча 14 берәмлек үзйөрешле машинага техник карау узу турында таныклык бирелде, 1 берәмлеккә техник карау акты төзелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.