Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә имтиханнар узды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 апрелендә «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә D һәм F категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына квалификация имтиханнары узды.

Сынауга 5 кеше кертелде. Барлык студентлар да имтиханнарын уңышлы тапшырдылар, якын көннәрдә алар тракторчы-машинист таныклыгын ала алачаклар.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International