«Алексеевскводоканал» ААҖ оешмасында техник карау уздырылды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 апрелендә, расланган график нигезендә, Алексеевск муниципаль районының «Алексеевскводоканал» ААҖ үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде. Техник карауга 12 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде.

Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, медицина ярдәме аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланган булуы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауны уңышлы узды.

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International