Бөгелмә муниципаль районының Березовка авылында техник карау уздырылды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм муниципаль районы бүлеге Бөгелмә муниципаль районының Березовка авылында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздырды.

Техник карауга 14 берәмлек техника китерелде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, медицина ярдәме аптечкалары, янгын сүндергечләр һәм теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Механизаторларга һәм вазыйфаи затларга тагылма һәм габаритсыз техниканы имин эксплуатацияләү таләпләре аңлатылды.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International