Чирмешән муниципаль районында үзйөрешле техника паркын яңарту

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 17 апрелендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең эш графигы нигезендә, «БИО-АГРО» ҖЧҖ базасында, номерлы агрегатларны чагыштырып теркәү өчен, үзйөрешле техникага күчмә техник тикшерү үткәрелде.

Техник карау өчен HORSCH LEEB 5.280 VL үзйөрешле авыл хуҗалыгы сиптергеч техникасы тәкъдим ителде. Әлеге техника лизинг программасы буенча сатып алынган.

Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International