Әтнә муниципаль районында техник карау үткәрелде

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге Бәрәскә карьерында таш һәм вак таш чыгару, шулай ук известьташ оны әзерләү һәм кертү белән шөгыльләнүче «Камень» ҖЧҖ һәм «Атняагрохим» ҖЧҖ оешмаларыныкы булган үзйөрешле техниканы техник яктан тикшерде. Техник карау өчен барлыгы 13 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде, алар арасында экскаваторлар һәм төягечләр дә бар.

Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, теркәү документлары, тиешле категорияләр белән идарә итү хокукына тракторчы-машинист таныклыклары булуы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуы тикшерелде.

Техник карау узган техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International