«Родной край» ҖЧҖ үзйөрешле техникага карата техник тикшерү

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

2025 елның 16 апрелендә «Родной край» ҖЧҖ җитәкчесе мөрәҗәгате буенча Питрәч муниципаль районында 4 берәмлек үзйөрешле техникага техник тикшерү үткәрелде.

Техник карау вакытында үзйөрешле машиналарның техник торышы, тормоз системасының, тавыш сигналының, руль идарәсенең, яктылык приборларының төзеклеге, шулай ук иминиятләштерү тоташтырмаларының, медицина ярдәме аптечкасының, янгын сүндергечнең, авария тукталышы билгесенең булу-булмавы тикшерелде. Механизаторларның үзләренә беркетелгән тиешле категориядәге техника белән идарә итү хокукына таныклыклары тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International