Лениногорск политехник көллиятендә имтиханнар узды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

2025 елның 11 апрелендә Лениногорск политехник көллиятендә АI АII, В, С, D, Е, F категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Машиналарны, үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәр, шулай ук тиешле категориядәге техникада йөртүнең гамәли күнекмәләре тикшерелде. 

АI, АII категорияләренә караган автомототранспорт чаралары белән идарә итү хокукын алуга гариза биргән 10 кандидатның 8е имтиханны уңышлы тапшырды, 2се тапшыра алмады. В, С, D, E, F категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан тапшырырга гариза биргән 32 кандидатның 19ы имтиханны уңышлы тапшырды, 2се кертелмәде, 5се килмәде, 6сы имтиханны тапшыра алмады. Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк. Имтиханга килмәгән һәм аны беренче тапкыр тапшыра алмаган кешеләр өчен кабат имтихан билгеләнде.

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International