Чүпрәле муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыкларында техник карау

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

2025 елның 3 апреленнән 14 апреленә кадәр, Чүпрәле муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, Чүпрәле муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыкларында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү уздырылды: «Бикчуров Р.А» КФХ 12 бер. техника карау өчен тәкъдим ителде, «Амосов А.Н.» – 9 бер., «Низамов А.А.» КФХ – 13 бер., «Артемьев В.Н.» КФХ – 8 бер., ШЭ «Дамаев Н.Н.» – 7 бер., «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ – 11 бер., «Хәлитов И.С.» КФХ – 4 бер., «Шишкин Н.П.» КФХ – 5 бер.

Техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәкләр белән комплектланган.

Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга тагылма габаритсыз авыл хуҗалыгы агрегатлары булган үзйөрешле машиналарны тәүлекнең караңгы вакытында файдалану таләпләре аңлатылды.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International