«Рассвет» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау уздырылды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

2025 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны еллык техник карау графигы нигезендә «Рассвет» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 10 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, медицина ярдәме аптечкалары һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек, техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International