Мөслим муниципаль районының Рус Шуганы авылында һәм Яңа Чишмә муниципаль районының Акъяр авыл җирлегендә физик затларның техникасына техник тикшерү үткәрү

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

2025 елның 14 апрелендә, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны еллык техник карау графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге тарафыннан Рус Шуганы авылында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан Акъяр авыл җирлегендә физик затларга теркәлгән техникага техник тикшерү үткәрелде.

Тракторларның шәхси хуҗаларына карауларның урыны һәм вакыты турында алдан ук хәбәр ителде. Барлыгы 27 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Рус Шуганы авылында – 12, Акъяр авыл җирлегендә 15 берәмлек.

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән тәэмин ителеше, шулай ук теркәү документларының һәм тиешле категориядәге таныклыкларның булуы тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, хуҗаларына техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

Рәшит Кирамов - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International