«Нурлат сөте» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау уздырылды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

2025 елның 10 апрелендә Нурлат муниципаль районының «Нурлат сөте» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздыру графигы нигезендә теркәлгән техникага техник тикшерү уздырылды. Карау өчен 48 берәмлек тәкъдим ителде. Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына тракторчы-машинист таныклыклары булуы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булу-булмау тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар турында 4 акт төзелде, калган техника куркынычсызлык таләпләренә туры килә иде.

Караудан соң механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә булды.

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International