«Стройдорсервис» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

2025 елның 14 апрелендә, расланган техник карау графигы нигезендә, Алексеевск муниципаль районының «Стройдорсервис» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде. Карауга 14 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына тракторчы-машинист таныклыклары булуы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булу-булмау тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Аннан соң техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International