2025 елның 11 апрелендә, расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Мостовик» ҖЧҖ һәм «Базис» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды.
Техник карауга 45 берәмлек техника китерелде. Чара барышында техниканың техник торышы, янгын сүндерү чаралары, медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, тиешле категориядәге техника белән идарә итү таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.